«Гараж амнистиясе» буенча кайнар линия дәвам итә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

«Гараж амнистиясе» буенча кайнар линия дәвам итә

«Гараж амнистиясе» буенча кайнар линиягә ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә аны үткәрүне дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, гараж билгеләнешендәге объектларны һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен гадиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия пәнҗешәмбе көнне бөтен республика буенча уза. Димәк, бу атнада ул 14 октябрьдә 10 нан 11 сәгатькә кадәр узачак.

Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында "Кайнар линия" телефоннары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин - rosreestr.tatarstan.ru  - «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»  «кайнар линияләр» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International