Буа районына яңа мәктәп автобусы бирелде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшырды.

Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, белем бирү сыйфаты үсеше, балаларны ташу, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларының берсе.

Тантаналы чарада Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.

Федераль ярдәм аркасында Татарстан яңа маршрутларны ачу һәм бушату, шулай ук тузган автопаркны алыштыру өчен тагын 120 транспорт чарасы алды. Шул исәптән автобус Буа районына да бирелде. Транспорт чаралары балаларны ташу өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, «Глонасс +112» системасы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International