ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР! Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен (түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының булмавына инаныгыз

2021 елның 15 октябре, җомга

Хөрмәтле  салым түләүче!

 

Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен (түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының булмавына инаныгыз.

2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла.

Салым буенча бурычны түбәндәге юллар белән белеп була:

  •  «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы аша
  •  Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» онлайн
  • теләсә кайсы салым инспекциясенә яки «Минем документлар» КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп

САЛЫМНАР БУЕНЧА БУРЫЧЛАРНЫ ТҮЛӘРГӘ

ГАДИ ҺӘМ УҢАЙЛЫ:

  •  « Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша онлайн
  • Россия Федераль салым хезмәте сайтында  «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда
  • Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә
  • түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International