Буада Үзбәкстанның даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнары өчен вакытыннан алда тавыш бирү узды. Үзбәкстанда Президент сайлаулары 24 октябрьдә узачак. Гражданлык бурычын үтәү өчен алар Мәдәни үсеш үзәге бинасына килделәр. Анда аларны Буа районы җитәкчелеге һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре каршы алды. Тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулының беренче секретаре Азизбәк Разаков Буа җирендә вакытыннан алда тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.