Әтиләр көне: Илмир хәзрәт Хәсәнов

2021 елның 15 октябре, җомга

Быел 17 октябрьдә Россиядә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Биш бала атасы Илмир хәзрәт Хәсәнов нинди үрнәк әти булуын сөйләде.

Илмир хәзрәт инде берничә ел район мөхтәсибе вазифасында. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, ул кызлары Мөслимә, Сәйдә, уллары Малик, Самир, Хәлилгә дә вакыт таба.

- Мин балачактан ук балаларны хезмәткә өйрәтәм. Мөслимә кечкенәдән әнисе Ләйсәнгә ярдәм итте. Хәзер кияүдә. Малик- минем төп ярдәмчем. Йортта ремонт ясаганда, машина ватылганда ярдәм итә. Самир ризыкларны оста  әзерли, шул ук вакытта Маликның уң кулы да. Ә Сәйдә Хәлилне тәрбияләүдә ярдәм итә, - ди хәзрәт.

Моннан тыш, Хәсәновларның дини тәрбиясе дә бик көчле. Ике яктан да әби - бабайларның гаилә бәйрәмнәре уңаеннан ял итү традициягә әйләнде. Өйдә дә мөселман кануннары буенча яшиләр. Ял көннәрендә әтиләре белән бергә табигатькә чыгалар. Барысы бергә балык тотарга йөриләр, урманга чыгалар. Ә 23 февраль уңаеннан өлкәннәр әнисе белән бергә әтигә бүләк – түбәтәй, дини китаплар әзерлиләр. Ә кечкенәләр үзләренең рәсемнәрен бүләк итәләр.

- Әтиләр көнен гамәлгә куюны мин бик хуплыйм. Бу бәйрәм әтиләргә карата хөрмәтне арттыруга ярдәм итәчәк, - дип үз фикерен җиткерде Илмир Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International