"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара сукырлар көненә багышланган "Тигез мөмкинлекләр дөньясы " дигән чара үткәрделәр

2021 елның 15 октябре, җомга

«Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» дигән темага Халыкара сукырлар көненә багышланган чара уздырганнар. Чараның максаты - яшүсмерләргә шәһәрдә  бары тик  тоемлауга гына таянып йөрүнең авырлыгын искәртү.

Чарада катнашучылар «бу көннең » барлыкка килү тарихы һәм, авыруларына карамастан, үз талантларын лаеклы куллана белгән, хөрмәт яулый алган кешеләр белән таныштылар. Аннары студентларга уеннарда катнашырга тәкъдим иттеләр, шул рәвешле алар,  күрмәгән очракта, кеше нинди кыенлыклар белән очрашуны  күрсәттеләр. Чара барышында катнашучы ябык күз белән үз иптәшен танырга тиеш иде. Яшүсмерләр шулай ук ябык күз белән каршылыклар полосасын да уздылар. Аларга таяк белән барып, аның ярдәмендә кире кайтырга кирәк иде. Балалар күрмәүнең күп кыенлыклар китереп чыгаруы турында нәтиҗә ясадылар.

Мондый чаралар үткәрү мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ничек яшәве, әйләнә-тирәдәгеләргә карата әхлакый, гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International