Буа районы #ураманнысаклыйк акциясендә актив катнашты. Октябрь башыннан яшь агач үсентеләрен шәһәр һәм районның бөтен территориясендә утырта башладылар.
Яшьләр паркы да яшелләндерелде. Бүген биредә яшь кедрлар утыртуга керештеләр.
- Бу паркка төрле яшьтәге буалылар йөри, һәркем биредә күңеленә якын шөгыль таба. Һәм бу урынның төп үзенчәлеге яшеллеккә бай булу. Көчле җил агымдагы елда күп агачларга зыян китерде, араларында корыганнары да бар. Шуңа күрә хәзер үк яшь агачлар утыртырга булдык. Алар үсеп китәр һәм паркны матурлар дип ышанабыз, - диде район башлыгы Ранис Камартдинов, ул үзе дә агач утырту акциясендә катнашты. Ике улы белән бергә яшь кедр утыртты.
Паркта барлыгы 90га якын яшь агач утыртырга планлаштыралар.