"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тоз лампасы кулланып өйдә индивидуаль дәвалау-профилактик дәрес үткәрделәр

2021 елның 15 октябре, җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә тоз лампасы кулланып шәхси дәвалау-профилактик дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучының психик һәм физик сәламәтлеген саклауга, картаю процессын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Дәрестә хезмәткәр лампаның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде, шулай ук аны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Ул тоз лампасының сәламәтлеккә яхшы йогынты ясавын белгеләде: физик дәрәҗәдә – иммунитетны ныгыта, респиратор авырулары, аллергия, ревматизм, кан тамырлары авырулары белән көрәшергә ярдәм итә; эмоциональ һәм рухи дәрәҗәдә – кәефне яхшырта, тормыш тонусын арттыра һәм тынычландыра.

Социаль хезмәтләр алучы өлкәннәргә карата булган игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International