Кәбестәне фермер Айрат Сабирҗанов ике гектарда үстергән. Тиз өлгерешле сортлысының беренче машиналарын җәй көне сатуга җибәрделәр. Хәзер соңгы уңышны җыеп алалар.
Рим Минһаҗев, Аксу авылында яшәүче:
- Кәбестә әйбәт. Кайберләре 10-12 килограммга җиткәннәр. Яңгырлар булмауга карамастан, ул сусыл.
Фермер Айрат Сабирҗанов дым җитмәү шартларында да яхшы уңыш үстерә алды. Аның үз лайфхаклары бар.
Айрат Сабирҗанов, «Сабирҗанов» КФХ җитәкчесе:
- Сыек ашламалар бар. Алар яфраклардан тукландырдылар. Быел корылык аркасында үсемлекләрнең тамырлары эшли алмады.
Җыеп алганнан соң кәбестәне складларга алып китәләр, аннан соң яшелчәне супермаркетларга озатачаклар. Кәбестәнең бер килограммы 17-18 сум булачак.
Сюжетны Татарстан ДТРК сайтында карарга мөмкин