Агымдагы елда Буа шәһәренең Арефьев урамы буенча 19-нчы номерлы йорт ишегалды танымаслык булып үзгәргән. Яңа юл, тротуар салынды, балалар мәйданчыгы, парковка төзекләндерелде, ял өчен эскәмияләр, чүп савытлары һәм башкалар урнаштырылды. Болар барысы да «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Биредә яшәүчеләр бүген алар агач һәм куаклар утыртуга чыктылар. Кемдер карлыган куаклары, кемдер чия, слива куаклары алып килгән. «Мелиоратор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәсхүдә Гыйматдинова үз бакчасыннан берничә үсенте алып кайтты.
- Идеяне хуплаган һәм төзекләндерүдә катнашып кына калмыйча, үсентеләрне дә алып килгән кешеләргә зур рәхмәт. Без барыбыз бергә миләш, слива, чия кебек төрле куаклар утырттык. Ульяннан без 9 туй сатып алдык, алар хәзер безнең балалар мәйданчыгын бизи. Хәзер безнең ишегалдына экскурсияләр йөртеп була дип әйтсәм дә дөрестер, бик матур килеп чыкты, - дип уртаклашты безнең белән Мәсхүдә апа.
Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Айрат Сафиуллин зур ярдәм күрсәтте, ул, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе үтенече буенча, төзекләндерү өчен техника бирде.
Үзең яшәгән урынны, көчеңне куеп кына матурлап була…