Бүген Ранис Камартдинов Буа шәһәрен комиссия белән йөреп чыкты. Район башлыгы объектларда булды, төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне тикшерде.
Шул исәптән күп фатирлы йортларны һәм аларның территорияләрен карады. Некрасов, Б. Хмельницкий һәм башка урамындагы күп фатирлы йортларда булдылыр. Ранис Рафисович төзекләндерү эшләрен тизрәк башкарырга кирәк булган участокларны билгеләде.