Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында ТР киноучреждениеләре җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе узды. Делегация башлыгында "Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Гыймранов иде, шулай ук делегация составына "Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин һәм "Ял үзәге" МБУ директоры Рузинә Габитова керде. Киңәшмә барышында 9 ай эчендә киноучреждениеләр эшенә йомгак ясалды һәм 4 нче кварталга бурычлар куелды.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының "Ял үзәге" МБУ коллективы, директор Рузинә Габитова җитәкчелегендә, "Буа районында Бөтенроссия урам киносы фестивален оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен" рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Ял үзәге" МБУ ел саен фестивальдә актив катнаша һәм кино сөючеләрнең елдан-ел күбрәк җыелуын билгеләп үтү куанычлы.
Коллективны бүләк белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!