2021 елның 15-17 октябрендә Стәрлетамакта (Башкортстан) каратэ буенча EURASIA CUP (Президент грантлары Фонды җиңүчесе) VII Халыкара турниры узды. Турнир кысаларында каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.
Чарада Россия (32 регион), Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Кыргызстан һәм Әрмәнстан спортчылары катнашты.
Буа шәһәренең "САПСАН" көрәш сәнгате клубы спортчылары әлеге дәрәҗәле турнирның 7 бүләген яуладылар.
Буа муниципаль районы данын Исламов Ислам ("Буа ветеринария техникумы" студенты), Чернеева Камилла, Смирнова Варвара һәм Смирнов Данила (Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары) якладылар.
Спортчыларны әзерләгән тренерлар: Андрей Смирнов, Руниза Сабитова.
Яшь спортчыларыбыз белән горурланабыз! Егетләрне һәм тренерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!