Октябрь ахырына кадәр физик затларга 2020 елның салым чорында транспорт, җир һәм милек салымын түләү өчен салым белдерүләрен юллау төгәлләнәчәк. Салым белдерүләре салым салына торган транспорт чаралары теркәлгән, шулай ук 2020 елда күчемсез милек объектлары (җир кишәрлекләре, торак урыннары, хуҗалык корылмалары, гаражлар һ.б.) булган физик затларга милек хокукында, җир кишәрлекләре – гомерлек мирас итеп алу хокукында яки даими (сроксыз) файдалану хокукында да җибәрелә.
Әгәр мондый физик затлар салым белдерүләрен алмаса, алар салым салу объектлары дип таныла торган күчемсез милек объектлары һәм (яки) транспорт чаралары турында хәбәр итәргә тиеш.
Мондый хәбәр форма буенча рәсмиләштерелә һәм теләсә кайсы салым органына яки аларны кабул итәргә вәкаләтле КФҮгә җибәрелә. Күчемсез милек объектларына хокук билгели торган (хокук таныклаучы) документларның һәм (яки) транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны раслый торган документларның күчермәләрен беркетергә кирәк.
Хәбәр узган салым чорыннан соң килгән елның 31 декабренә кадәр (ягъни 2020 елның салым чорында – 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча) һәр салым салу объектына карата бер тапкыр тапшырылырга тиеш.
Салым салу объекты булуы турында хәбәр физик зат салым ташламасын бирү белән бәйле рәвештә салым белдерү кәгазе алмаган очракта, бу объектка карата салым түләү турында салым хәбәрнамәсе алган булса, тапшырылмый.
Салым түләүченең әлеге хәбәрне тапшырмавы (вакытында тапшырмау) күчемсез милек объектына һәм (яки) транспорт чараларына карата түләнмәгән салым суммасының 20% күләмендә штраф китерә.
Шуңа күрә 1 ноябрьгә кадәр салым түләүче салым белдерүе кәгазе алмаса, аңа бу хакта салым органына алдан хәбәр итү яки мәгълүматны салым түләүченең шәхси кабинеты яки интернет-сервис аша мөрәҗәгать итү кирәк.