Медицина училищесы волонтерлары өлкәннәргә ярдәм күрсәтәләр

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Буа медицина училищесында 40лап кеше волонтерлар булып тора. Бу көннәрдә 2нче курсның  волонтер-  студентлары пенсионер Нил Гомәр улы Фәйзетдиновка ярдәмгә бардылар. Нил Гомәр улы Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшли, аннан пенсиягә чыкканчы Буа медицина училищесын җитәкли. Студентлар аңа территорияне һәм бакчаны тәртипкә китерергә булыштылар.

Шулай ук ихтыярый ярдәмчеләр картлар йортына баралар, өлкәннәр белән аралашалар, балаларга, инвалид, ялгыз яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәләр. Югалган кешеләрне эзләүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр һәм зур чаралар эшендә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International