Бүген Буа районы депутатлар советының чираттагы утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе куелган иде. Конкурс комиссиясе вазыйфасын биләү процедурасы буенча 2 кандидатура тәкъдим ителде. Депутатлар бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга Ленар Шакирҗанов кандидатурасын хупладылар.