Кызыклы һәм актив ял-өлкәннәрне реабилитацияләүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Уен терапиясе» дигән социаль технология буенча эш дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече И.Р. Шәрипова социаль хезмәт алучылар белән өстәл уеннары үткәрә. Вакыт күңелле аралашуда һәм файдалы уздырыла.

Кызыклы һәм актив ял-өлкәннәрне реабилитацияләүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Моннан тыш, өстәл уеннары өлкәннәрне тискәре фикерләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан аерып тора, стресс дәрәҗәсен киметә, өлкән яшьтәге гражданнарның психологик хәлен яхшырта. Чөнки эчкерсез көлү, шатлык һәм ләззәт кайчагында даруларга караганда нәтиҗәлерәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International