Көнбатыш бистә абонентларын үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.
- Язын юл полотносын ремонтлауга керешү, бистә урамнарына асфальт җәю өчен эшне бүгеннән үк башларга кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.
Күпчелек кешеләр инде бүген үк челтәргә тоташырга риза. Әмма чыгымнар шактый зур, һәм күпләр түләү һәм конкрет суммалар белән кызыксындылар.
«Буаводоканалы» эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыга ала, аның хезмәтеннән бистәдә яшәүчеләрнең бер өлеше файдаланган инде.
- Абонентларга уңайлы булсын өчен, кичектереп түләү мәсьәләсен аерым карый алабыз, - дип билгеләп үтте «Буаводоканалы» җитәкчесе Фиргать Хәсәнов.
Шул ук вакытта эш өчен суммалар индивидуаль, шуңа күрә һәр конкрет адрес буенча белгечләр консультациясе кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзәкләштерелгән канализация челтәренә күпчелек абонентлар тоташтырылган урамнарда асфальт беренчерәк салыначак. Юлларны яңарту эшләренә киләсе елның язында ук керешергә планлаштыралар.