«ФерМир» яшь эшкуар мәктәбе онлайн форматка 5-7 ноябрьгә күчерелә

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә «ФерМир» яшь эшкуар мәктәбе онлайн форматка 2021 елның 5-7 ноябренә күчерелә.

Чара хуҗалык итүнең кече рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен авыл җирендә яшәүче һәм үз бизнесларын башларга теләгән муниципаль берәмлекләр вәкилләре (шул исәптән елга кадәр үз эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр) чакырыла.

Мәктәптә катнашу өчен 2021 елның 3 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://clck.ru/Y2oPr 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International