Грипп белән теләсә кем авырый ала, чөнки ул йогышлы авыру. Грипп вируслар ярдәмендә тарала, ул инфекцияле кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең йоткылыгына эләгә.
Күпчелек кешеләр грипп белән нибары берничә көн генә авырый, әмма кайберләре җитди чирли, хәтта үлем очраклары да очрый.
Грипп вакытында кешенең организмында элек булган хроник авырулар кискенләшә, түбәндәге чирләр бигрәк тә зур куркыныч тудыра:
Үпкә авырулары (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония грипп йоктыручыларның үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.
Сулыш органнары һәм ЛОР-органнар чирләре (отит, синусит, ринит, трахеит).
Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (миокардит, перикардит).
Нерв системасы ягыннан өзлегүләр (менингит, бенингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневритлар).
Организмга куркыныч янамасын өчен, гриппны вакытында профилактикалау һәм авыруны дөрес дәвалау мөһим.
Гадәттә грипп кинәт башлана. А һәм В грипп төре вируслары бик агрессив һәм үрчү тизлеге белән аерылып торалар, шуңа күрә вирус йоктырганнан соң санаулы сәгатьләр эчендә сулыш юлларының лайлалы тышчасы зарарлана, аңа бактерияләр үтеп керү мөмкинлеген ачыла.
Грипп йоктыруның билгеләре — тән температурасы 37,5–39 С, баш авырта, мускуллар, буыннар сызлый, калтырата, ютәл, борынга томау төшә.
Грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?
Гриппның тәүге билгеләре күренү белән үк өйдән чыгып йөрмәскә һәм табиб чакыртырга кирәк. Инфекциянең алга таба таралуын кисәтү өчен, авыруны сәламәт затлардан изоляцияләргә, аерым бүлмә бирергә кирәк.
Мөһим!
Әти-әниләр! Авыру балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә, мәдәни-массакүләм чараларга җибәрмәгез. Грипп вакытында постель режимы бик мөһим, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырлары, иммун һәм организмның башка системаларына йөкләнеш арта.
Грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, һәм табиб пациентның халәтен һәм яшь үзенчәлеген билгеләп диагноз куярга тиеш.
Дөрес дәвалау өчен табибның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә һәм вакытында дарулар кабул итәргә кирәк. Моннан тыш күп су, кайнар чәй, мүк җиләге яки нарат җиләгеннән морс, минераль су эчәргә киңәш ителә.
Бу - мөһим!
Тән температурасы 38-39° градуска җитсә участок табибын яки “ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыртыгыз.
Ютәл һәм төчкерү вакытында авыру авызын һәм борынын яулык яки тастымал белән капларга тиеш.
Авыру булган бинаны даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән җыештыру үткәрергә, вирусларга тәэсир итүче дезинфекция чаралары кулланырга кирәк.
Грипп белән авыручылар белән аралашуны чикләргә, ә аны караган вакытта медицина битлеге яки марля бәйләвеннән файдаланырга кирәк.
Грипптан ничек сакларга?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы иң нәтиҗәле чара вакцинация дип саный. Чөнки нәкъ менә вакцина әлеге эпидемиология сезонында иң актуаль булган грипп вирусының төрле төрләреннән яклауны тәэмин итә.
Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә тәкъдим ителә, аеруча балаларга 6 айдан башлап), хроник авырулардан җәфа чигүчеләргә, йөкле хатын — кызларга, шулай ук һөнәри риск төркемендәге затларга-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә.
Вакцинация авырулар саны арта башлаганчы 2-3 атна алдан үткәрелергә тиеш, прививканы медицина учреждениесендә махсус өйрәтелгән медицина персоналы гына ясарга мөмкин, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табибка күренү мәҗбүри.
Гриппны профилактикалау кагыйдәләре:
Эпидемия сезоны башланганчы гриппка каршы прививка ясатыгыз.
Массакүләм кешеләр җыелган урыннарынга барудан тыелып торыгыз һәм җәмәгать транспортында йөрү вакытын кыскартыгыз.
Кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәләр булдырудан сакланыгыз.
Урамда яки җәмәгать транспортында йөргәннән соң кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз борын куышлыгын чайкатыгыз.
Бинаны даими җилләтегез.
Үзегез тора торган бинада һаваны дымландырыгыз.
С витамины (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һ.б.) булган продуктларны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз.
Суган һәм сарымсак кушылган ризыкларны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз.
Табиб күрсәтмәсе буенча иммунитетны арттыручы препаратлардан һәм чаралардан файдаланыгыз.
Гаиләдә яки эш коллективында грипп белән авыручы булган очракта-профилактика максаты белән вируска каршы препаратлар кабул итә башлагыз (препаратны инструкция нигезендә һәм табиб белән киңәшкәннән соң гына кулланыгыз).
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, ял итегез, баланслы тукланыгыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.
Сәламәт булыгыз!