СЫРГАНАКНЫҢ ( ОБЛЕПИХА) ФАЙДАСЫ

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Сырганак–  вак яфраклы, кечкенә куак яки агач. Агач ботаклары күп кенә озынча чәнечкеләр белән капланган, ә җимешләре куе саргылт төстә,  ботакка бик тыгыз сарылып ук үсә, шуңа «сырганак»дип атала.

Ватаны - Көнчыгыш Азия. Җиләк грекларга, Римлыларга да билгеле, Кытай һәм Тибет медицинасында киң кулланыла. Берара бу җимеш агачына игътибар кимеп тора, куаклары да юкка чыга башлый. 19 нчы гасырдан соң хәл нормальләште, әмма беренче вакытта аны декоратив киртә буларак үстерделәр. Вакыт узгач кына аның җиләк-җимешен һәм майын яңадан бәяләделәр.Сырганакның барлык сортлары да куллануга яраклы.

Хәзерге вакытта  сырганак бөтен Евразия, хәтта Алтайда һәм Себердә үсә. Һиндстан, Пакыстан сукмакларында да очрый.

Сырганак җимешләрендә В1, В2, В6, Е, Р, С витаминнары, каротиноидлар, кумариннар, бор һәм марганец микроэлементлары тупланган

Табиби максатларда сырганакның мае киң кулланыла. Ул эпителизацияләү һәм авыртуны басу үзлекләренә ия; хатын-кыз авыруларын, пешүне, туңуны, тире чиләнүне, авыр төзәлә торган яраларны, ашказаны җәрәхәтләрен, югары сулыш юллары ялкынсынуын дәвалауда файдалы санала.
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре булганда сырганак маен 3—4 атна дәвамында, көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан берәр чәй кашыгы эчәргә кирәк. Сару кайнауны көчәйтмәсен өчен, майга 2 процентлы чәй содасы өстәп болгатырга була.
Гинекологик авырулар вакытында сырганак мае тампон рәвешендә кулланыла. Ул токсик һәм ярсыткыч үзлекләргә ия түгел, шуңа күрә йөкле хатын-кыз да эрозияне дәвалау өчен куллана ала.
Экзема, тәңкәле тимрәү, хейлит(ирен ялкынсынуы) кебек тире авырулары вакытында көнгә 2 мл сырганак мае эчү яки мазь рәвешендә тирегә ягу да файда китерә.
Ләкин үт куыгы кискен ялкынсынганда һәм ашказаны асты бизе авырулары булганда сырганак маен эчәргә ярамый.
Сырганак маен ике юл белән әзерләргә мөмкин:
1) җимешләрдән согын сыгып алалар һәм салкын урынга куеп торалар. Бераздан өскә калкып чыккан майны җыеп алырга була. Мондый юл белән алынган май сыйфатлырак санала;
2) согын сыкканнан соң калган түпне (жмых) ваклыйлар, үсемлек мае салып төнәтәләр һәм сөзәләр.

Сырганакны ничек сакларга

 

Россиядә сырганак сезоны- көз. Җимешләрен шушы чорда җыялар.Әгәр дә сез сырганак сатып алсагыз, аның җиләкләренә игътибар бирегез. Алар йомшак һәм изелгән булырга тиеш түгел, яхшы җимеш хуш ис таратып тора.

 Сырганак суыткычта бер айга якын саклана, иң мөһиме коры булырга тиеш. Катырган җимешләр дә витаминнарын югалтмый, аны контейнер яки пакетларда катырсагыз, кыш буена файдалы җимешләрегез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International