Ранис Камартдинов районның авыл хуҗалыгы объектларын карап чыкты, җитештерүчеләр белән аралашты

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәис Габитов белән берлектә районның авыл хуҗалыгы объектларын йөреп чыктылар.

Эш сәфәре Буа шикәр заводының шикәр чөгендерен кабул итү пунктында булудан башланды. Бүгенге көндә районда татлы тамыр казу тулысынча төгәлләнгән. 132 мең тоннага якын кагатларга кайтарылган һәм кырлардан шул кадәр үк күләмдә чыгарасы бар.

Аннары «Заря» ҖЧҖнеж Таковар бүлегендә булдылар. Җитәкче Фәрит Мөдәрисов территорияне күрсәтте, күрсәткечләр белән таныштырды. Хуҗалыкта тәүлеклек уртача үсеш күрсәткече югары – 800 граммнан артык.

Аннары «Умная  ферма» ҖЧҖе белән таныштылар, анда бүгенге көндә 400 баштан артык сыер асрала. Илгиз Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда тиешле күләмдә терлек азыгын тулысынча әзерләгәннәр. Салам әзерләү белән генә кыенлыклар килеп чыкты. Фермалар да тиешле хәлдә.

Ямбулат авыл хуҗалыгының «Теңкәш» бүлекчәсенең сөт товар фермасы биналары да үрнәк. Яхшы үсеш, савым – дөрес карау һәм дөрес тукландыру нәтиҗәсе.

Тикшерү барышында шулай ук карлыган басуларын, Мифтахетдиновлар крестьян-фермер хуҗалыгының орлык складларын карадылар.

- Басуларда идеаль тәртип, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.

Примерными стали и помещения молочной товарной фермы отделения «Тингаши» ПСХК Ембулатово. Хороший привес, надои – свидетельство правильного комбинированного кормления и ухода.

В ходе объезда так же осмотрели смородиновые поля, семенные склады КФХ Мифтяхетдиновых.

- Идеальный порядок на полях, их можно ставить в пример производителям не только нашего района, - отметил Ранис Камартдинов.

Янәшәдә генә түгел, һәр аерым җиләк-җимеш куагы арасында да территорияләр тәртипкә китерелгән. Бу башланган эшкә җаваплы караш турында сөйли. Шул ук вакытта Мифтахетдиновларның гаилә династиясе быел 14 млн.сумнан артык грантка ия булды, бу акчаларны алар атлар санын арттыруга юнәлдерәчәкләр.

Ранис Камартдинов һәр җитештерүчеләр белән аралашты, хуҗалыкларда агымдагы вәзгыять, шулай ук киләсе елга планнар турында мәгълүмат тыңлады. Ул инде бүген үк киләсе елга чәчүгә әзерләү һәм минераль ашламалар сатып алу зарурлыгына басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International