Буада хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләре буенча семинар узды

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге базасында хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләре буенча семинар узды.

Мәдәни үсеш үзәге фойесында җитештерү хезмәткәрләре өчен махсус эш киемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Куркынычсызлык өчен җаваплы җитәкчеләрне законнар таләпләре һәм аларны үтәү чаралары белән таныштырдылар.

Семинарда 100гә якын кеше катнашты. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлназ Җаппарова республикада хезмәтне саклау һәм аның торышы турында доклад белән чыгыш ясады.

РФ Федераль Законына 40ка якын үзгәреш кертелде, аларның һәркайсы җентекләп каралды. Тыңлаучыларга хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр аңлатылды, шулай ук җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларына да тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International