Эш көне булмаган чорда Татарстан Пенсия фондының клиент хезмәтләре элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәчәк.

2021 елның 30 октябре, шимбә

Эш көне булмаган дип игълан ителүгә карамастан, Пенсия фондының клиент хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрьдә алдан язылу буенча эшләүләрен дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Әгәр шулай да фондка шәхси визитка ихтыяҗ бар икән, кабул итүгә гражданның шәхси кабинеты аша яисә 8-800-6-000-000-000 телефоны номеры буенча алдан язылырга кирәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык түләүләр китерү оешмаларына нинди дә булса үзгәрешләрсез күчереләчәк.

Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә пенсияләрне почта бүлекчәләре аша алучыларга җиткерү алдагы ял көнендә башкарылачак. Кредит учреждениеләре һәм илтеп җиткерү хезмәте аша түләү графигы - элеккечә.

 

Дәүләт хезмәтләреннән һәм ПФР сервисларыннан гражданинның шәхси кабинетында www.pfr.gov.ru сайтында электрон рәвештә файдаланыгыз

Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең  8 800 600 000

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

         www.facebook.com/PFRTARSTAN

         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

      www.ok.ru/group/pfrtatarstan

      https://t.me/PFRTARbot

8-960-088-30-74

https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International