Оптика буенча интернетка Буа районының тагын 68 социаль учреждениесе тоташачак

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Буа районында 68 социаль әһәмияткә ия объектка кадәр оптика төзү эшләре тәмамланды, аларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында тоташтыру 2021 елга планлаштырылган иде. Алар арасында 38 фельдшер-акушерлык пункты, 14 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары объекты, 10 мәдәни-ял итү үзәге, ике янгын посты, ике китапханә, музей һәм Росгвардия объекты бар.

Районда илкүләм программа кысаларында  58 социаль объект элегрәк тоташтырылган иде: 2019 елда-33, 2020 елда-25 объект.

Татарстан Республикасында әлеге проектның операторы - "Таттелеком" ГАҖ. «Пандемия һәм карантин чаралар кертелүгә карамастан, Буа районының социаль әһәмияткә ия объектларына кадәр җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү графиктан алда барды», – диде  Таттелеком " ГАҖ Буа ЗУЭСы җитәкчесе Ландыш Алтынбаева. - Хәзерге вакытта барлык 68 объект тоташтырылган инде. Быел безнең элемтәчеләр районның катлаулы физик-географик шартларында 70 км га якын оптика салдылар. Якын арада линияләрне файдалануга тапшыру булачак».

2021 елда Буа районында эшләр республикада беренчеләрдән булып тәмамланган. Бу күрсәткечкә хакимият һәм Буа районы башлыгы Рәнис Камартдиновның шәхсән үзе тарафыннан локаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. «Буа районында яшәүчеләр алдында илдә , республикада да эшли торган барлык мөмкинлекләр һәм сервислар ачылырга тиеш. Шуңа күрә югары тизлекле интернетка, беренче чиратта социаль учреждениеләрне тоташтыру эше кыска вакыт эчендә башкарылырга тиеш. Һәм бу уртак эш нәтиҗәсендә ирешелде», - ди Ранис Камартдинов.

Ерактагы районнарны цифрлаштыру җирле медицина учреждениеләренә пациентларны дистанцион рәвештә теркәү, төбәк һәм федераль клиникалардан килгән коллегалары белән видеоэлемтә сеансларын оештыру, онлайн режимда түгәрәкләр һәм балалар өчен өстәмә дәресләр үткәрү, шулай ук документлар белән оператив алмашу һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану кебек заманча онлайн-сервисларны халык өчен уңайлы итә.

 Белешмә:

Социаль әһәмиятле объектларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында оптика буенча Интернетка тоташтыру 2019 елда башланды. 2019 елның 29 июлендә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә Интернет челтәренә тоташтыру өчен подрядчыны сайлау буенча электрон аукцион үткәрде. Конкурентлы көрәш нәтиҗәсендә биш катнашучы арасында «Таттелеком» ГАҖ җиңү яулады. Дәүләт контрактына Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Таттелеком»  ГАҖ тарафыннан 2019 елның 13 августында кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International