"Авангард" хуҗалыгына 128 баш Голштин токымлы тана китерелде. Нәселле таналар Чехиядән кайтарылды, хәзер алар яңа шартларга ияләшәләр. Терлекләр хуҗалыкның яңа сөт фермасына ияләштерелә, тиздән тагын 200 башка якын нәселле таналар кайтарылачак.
Сөтле токымнарны тоту шартлары белән бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов танышты. «Авангард» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Курчаткин әлеге токымның үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук җитәкчеләр агымдагы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.