Буада коронавирус инфекциясеннән бишенче вакцинация пункты ачылды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Буада коронавирус инфекциясеннән бишенче вакцинация пункты ачылды. Ул Буа медицина училищесы базасында @_bmw_1936 урнашкан.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов  өстәмә вакцинация пункты белщн танышты. Ул буалыларның бу мәсьәләдә зур активлык күрсәтүен билгеләп үтте. Вакцинация халыкның әламәтлеге файдасына икәнлекне билгеләп үтте.

- Бүген һәркемгә бу хакта  җиткерергә кирәк. Вакцинация узып кына без бу авыруны җиңә алабыз. Вакцина кадатырга  теләүчеләрнең саны артуы сөендерә, шуңа күрә бүген без тагын бер  пункт ачтык. Шәһәрдә барлыгы 5 вакцинация пункты эшли, бу- иске һәм яңа поликлиника, Буа ветеринария техникумы, "Венец" даруханәсе һәм Буа медицина училищесы. Иртәгә тагын бер вакцинация пункты эшли башлаячак - шәһәр үзәгендә Корпорация үзәге кибете бинасында, - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

Медучилище кабинетында вакцинация буенча беренче хезмәтләрдән район руханилары файдаланды. Фәһим хәзрәт Сөләйманов һәм протоиерей Иоанн Ткачук һәр көнне бу авыруның нәтиҗәләре белән очраша. Дин вәкилләре хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта җирләү хезмәтләре саны шактый артка

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International