Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов төзелеш объектларын карап чыкты.
Эшлекле сәфәрнең максаты-башкарылган эшләрнең барышын һәм сыйфатын, хезмәткәрләр тарафыннан объектны кабул итү-тапшыру тәртибен үтәүне тикшерү.
Кыр-Тщъгелдесе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү һәм Татар Буасы авылында урам-юл челтәренең ремонт-торгызу эшләре буенча эш темпын тизләтергә һәм билгеләнгән срокта бурычны үтәргә киңәш ителде. Район башлыгы барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда һәм сыйфат стандартларына туры китерелеп, башкарылырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Аннан соң ул Мәдәни үсеш үзәгендә, «Батыр» спорт мәйданчыгы һәм Буа шәһәренең Гагарин урамында булды. Ранис Рафис улы башкарылган эшләр белән танышты, подрядчы һәм җаваплы башкаручылар белән аралашты. Тикшерү барышында зур булмаган кимчелекләр ачыкланды, аларны тиз арада бетерү бурычын куйды..
- Һава торышы көздән шактый үзгәрүчән , шуңа бәйле рәвештә якын арада барлык агымдагы эшләрне төгәлләргә кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.