Буалылар «Карьера остаханәсе» дигән бушлай онлайн-курс үтә алалар

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Татарстан халкы «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча укый ала.

Бушлай онлайн-курс җиде укыту көнен үз эченә ала – курс тыңлаучылары һөнәри максатлар куярга, карьера планлаштырырга, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм шәхси үсеш буенча озак вакытка исәпләнгән планны тәшкил итәчәк. «Карьера остаханәсе» курсына программа сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International