30 октябрьдә Яр Чаллы медицина көллияте базасында "Туган телеңне сакла" дигән халыкара тел берләшмәсенә багышланган студентлар проектларының республика конкурсы булды.
301нче төркем студенткасы Җәббарова Румия " Минем Туган ягым- тау ягы ...”.проектын әзерләде Якташыбыз, язучы Ренат Харисның иҗатын яратучы Румия үз эшендә туган телне үстерү, аны яшь буынга тапшыру эшендә армый-талмый эшләүче шагыйрь икәнлеген исбатлады. Шулай ук аның видеоролигы да югары бәя алды.
Ул 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Проектның җитәкчесе-Шәрәфетдинова Гөлсинә Әюп кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.