"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Безнең көч-бердәмлектә» дигән төркемле дәрес үткәрделәр

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Халык бердәмлеге көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Безнең көч-бердәмлектә» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырганнар. Максаты: балаларны «Халыклар бердәмлеге көне», аның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

Дәрес башында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, болганчык чорның ерак вакыйгалары, Россия язмышында Минин һәм Пожарскийның роле, әлеге ике Ватан патриотына куелган һәйкәл тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Аннан соң яшүсмерләр Ватаныбызның ничек зур һәм матур булуы, аның тарихы вакыйгаларга бай булуы турында дискуссиядә катнаштылар, Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар һәм кроссворд чиштеләр.

Белгечләр балаларга кыенлыкларны бергәләп генә җиңеп чыга алуыбызны җиткерергә тырыштылар. Чарада катнашучылар бүген, без күпмилләтле Россия халыкларының бердәмлегенә омтылырга тиеш, чөнки бердәмлек– ул бөек көч. Халыклар бердәмлеге көне-ул илнең барлык гражданнары өчен үзен бердәм халык итеп тою һәм аңлау өчен  тагын бер зур сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International