Ранис Камартдинов традицион гражданнар җыены кысаларында Әлши җирлеге халкы белән аралашты

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген, 14 гыйнварда, Әлши авылында гражданнар җыены узды. Аның эшендә муниципаль район Башлыгы Ранис Камартдинов, хокук саклау органнары вәкилләре, район хезмәтләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

  Җирлектә узган елда башкарылган эшләр турында Әлши авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин сөйләде.

Эш нәтиҗәләре турында доклад белән мәктәп директоры, шәфкать туташы, авыл клубы мөдире чыгыш ясады. Ешайган мошенниклык очраклары турында полиция участковые сөйләде.

Район башлыгы Ранис Камартдинов 2021 елда районда һәм шәһәрдә үткәрелгән эшләр һәм 2022 елга планнар турында әйтеп узды..

Җыенда шулай ук гражданнар үзләрен борчыган сорауларны күтәрде. Аерым алганда, балалар өчен гимнастик тренажер мәйданчыгы булмау, футбол кырын киртәләү һәм җирле чиркәү өчен настоятель чакыру турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International