25 октябрьдә Буага Җиңү Поезды киләчәк

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдә Татарстанга Свияжск-Ульяновск рокадасы участогын файдалануга тапшыруга 80 ел тулуга багышланган «Җиңү Поезды» мемориаль составы киләчәк. Казан станциясеннән поезд Свияжск – Килдураз – Буа – Борындык маршруты буенча китәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Буа» тимер юл станциясенә ул 16 сәгать 45 минутта килеп җитәчәк. Поезд 30 минут чамасы торачак.

Составның хәрәкәте Свияжскидан алып Чынлыга кадәр дәвам итәчәк. Якташыбыз, тимер юл ветераны Илгиз Нигъмәтуллин сүзләренчә, вагоннарда Горький тимер юлы вәкилләре, экскурсоводлар булачак. Поезд юлда алты станциядә тукталыш ясаячак. Аларның һәрберсендә тантаналы чара узачак. Буа станциясендә Татарстан Республикасы ветераннар оешмалары һәм «Россия тимер юллары» ААҖ, Буа районы администрациясе вәкилләре катнашында «Идел ракадасы» һәйкәленә чәчәкләр салу һәм ветераннарга бүләкләр тапшыру каралган. Шулай ук поезд составында буалылар хәрби техниканы, сугыш елларындагы «вагон-теплушка»ны күрәчәкләр.

Поезд составына икенче бөтендөнья сугышы ахырында эшләнгән легендар Л-3095 паровозы керәчәк. Бу СССР тимер юлларының бөтен челтәрендә эшли алган иң яхшы һәм массакүләм совет паровозларының берсе, конструкторларны Сталин премиясе белән бүләкләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International