Буада илкүләм проект буенча яңартылган мәдәният йорты ачылачак

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

2023 ел ахырына Буада район мәдәният йортын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Эшләр « Мәдәният» илкүләм проект кысаларында алып барыла, дип хәбәр итте үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.

«Күчмә киңәшмәләребез вакытында объектны даими тикшереп торабыз. Барлык эшләр дә график буенча бара. Без аларны 2022 елның икенче кварталында башладык. Яңартылган район мәдәният йортында күп функцияле зал, артистлар өчен заманча җиһазлар булачак, мәйданы да артачак», - дип билгеләде Ранис Камартдинов.

Хәзерге вакытта  фасадын һәм эчен дизайнлау  турында сөйләшү бара. Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният»  илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Татарстанда Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге, муниципаль районнарда 5 авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International