Буа делегациясе сугышчыларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Буа районы делегациясе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мобилизацияләнгән   якташларга шәхси посылкалар , техника һәм гуманитар йөк тапшырды.

Шулай ук ике УАЗ автомобиле илтте, аларны үзен белгертергә теләмәүче  иганәче тапшырган. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үз телеграм-каналында йөкне тапшыру кадрлары белән уртаклашты.

 «Якыннарын ышандырырга телим, егетләрнең рухы күтәренке, аларны өйдән килгән шундый хәбәрләр тагын да шатландыра. Һәр тартмага салынган балалар ясаган рәсем, язган хатлар да ияләренә барып җитте.  Болар барысы да безнең сакчыларга тылның ышанычлы булуын, алар артында безнең дустанә район, республика, ил булуын тоярга ярдәм итә», - дип язган Буа районы башлыгы.

Йөкне махсус операция зонасына Буа районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары озата барды. Гуманитар миссияне, шәхси посылкаларны  мобилизацияләнгәннәрнең  туганнары һәм якыннары, шулай ук район оешмалары һәм предприятиеләре формалаштырды.

Исегезгә төшерәбез, элек Буа районы артистлары хәйрия концерты уздырганнар иде, анда сугышчылар өчен кирәкле әйберләр  сатып алуга 50 мең сумнан артык акча җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International