Буада 2023 елның беренче парының никахы теркәлгән!

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Буа Никахлашу сараенда 2023 елның беренче парын теркәгәннәр. Алар-Илназ һәм Алинә Бикмулловлар. Никахлашу тантанасында яшьләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов котлады. Ул яшьләргә уңышлар теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Буа районы ГХАТ бүлеге  башлыгы Козырева Г. Ф. озак еллар бәхетле гаилә тормышы, үзара аңлашу, муллык һәм ныклы киләчәк теләп яшьләргә аларның беренче документын - никахлашу турында таныклык тапшырды/

Кадерле кияү һәм кәләш!

Һәр кешенең язмышында истәлекле көннәр була. Бу көн сезнең хәтерегездә гомер буе саклансын. Сезнең гаилә учагын булдыру көне ул. Бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International