Буалыга яңа туган сабыеның «бирка»сын махсус операция зонасына илтеп тапшырдылар

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа делегациясе махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкне илтеп җиткерде. Тепловизорлар, җылы кием-салым, азык-төлек һәм шәхси посылкалар район халкы, предприятие һәм администрация хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән җыелган иде.

 «Тепловизорлар, җылы кием-салым һәм өйдән  җылы хатлар - безнең сугышчыларга алгы сызыкта иң зур ярдәмебез! Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Ярдәм чыннан да гомумхалыктан керде! Кемдер акча белән, икенчеләре әйберләр,  азык-төлекләр белән ярдәм итте. Активистлар кабул итү пунктында посылкаларны формалаштырырга, окоп шәмнәре әзерләргә ярдәм итте», - дип язды Ранис Камартдинов үз телеграм-каналында.

Посылкалар арасында яңа туган улының "биркасын" мобилизацияләнгән  буалыга да  илтеп җиткерделәр. Раяз әтисе Алмаз махсус хәрби операциядә хезмәт иткән вакытта туган. Берничә көн элек бала тудыру йортыннан чыккан вакытта хәрби хезмәткәрнең хатыны район башлыгыннан "бирканы"  иренә тапшыруын сораган. Ранис Камартдинов, әлеге гозерне үтәргә  вәгъдә итте.

«Вәгъдәм үтәлде, Алмаз өеннән шатлыклы хат алды», - дип ассызыклады Ранис Камартдинов. 2 атнадан Буа районы делегациясе Донецктагы егетләрнең башка төркеменә йөкне илтергә планлаштыра. Хәзер адреслы посылкалар һәм гомуми гуманитар йөк җыярга керештеләр. Шул ук партиядә ике УАЗ автомобиле китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International