Буада яшәүче хатын кыз бәхәс вакытында танышын имгәткәне өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Буа шәһәре прокуратурасы 22 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд кызны РФ Җинаять кодексының 115нче маддәсенең  2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (белә торып сәламәтлеккә җиңел зыян китерү) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 8 октябрь көнендә гаепләнүче танышы белән Буа шәһәрендәге чаңгы базасы территориясендә бәхәсләшкән. Конфликт вакытында кыз шешәдәге суны танышының йөзенә сипкән, шуннан соң аңа әйбер ташлаган. Нәтиҗәдә, зыян күрүче бит ярасын ала.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 100 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем итте.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International