Ни өчен күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерергә

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерү өчен дистә еллар дәвамында үз участогына, йортына ия булган гражданнар бар, аларның объектларына беркем дә дәгъва итми, шуңа күрә аларның күбесе күчемсез милекне теркәргә дә кирәкми дип саный. Бу алай түгел! Беренчедән, милек хокукы дәүләт теркәвеннән соң гына барлыкка килә. Әгәр милек хокукы теркәлмәгән икән, күчемсез милек объекты хуҗасы  аны сатарга, васыять бирергә, арендага бирергә хокуклы түгел. Мондый күчемсез милек объекты нәсел буенча бирелми. Икенчедән, хокукларны теркәү-милекне мошенниклардан саклау. Бүгенге көндә алдау төрләре арта бара. Мәсәлән, ялган документлар ясап, мошенниклар сезне күчемсез милектән мәхрүм итә алалар. Әгәр милек хокукы Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлгән икән, милекче КФҮләргә тиешле гариза биреп, үзенә караган күчемсез милек объекты белән шәхси катнашмыйча гына килешүләр кылуны тыя ала. Моннан тыш, күчемсез милекне теркәү вакытында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына хокук иясенең контакт мәгълүматлары кертелә, бу Татарстан Росреестрына милекче адресына төрле хәбәрнамәләрне оператив рәвештә җибәрергә мөмкинлек бирә. Шулай ук хокук иясе турында мәгълүматлар булу җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыны җир кишәрлекләренең хокук ияләре белән килештерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, ягъни теркәлгән хокук шулай ук күршеләр белән бәхәсләрдә үзләрен якларга ярдәм итәчәк. Өченчедән, мондый вәзгыять килеп чыккан очракта, төзелеш  кишәрлеге дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен (мәсәлән, юл салу өчен) алына торган булса, хуҗа хокук теркәлмәгән күчемсез милек өчен компенсация алмаячак. Мондый очракларда компенсация һәм иминият түләүләренә объектның хуҗасы гына дәгъва итә ала. Дүртенчедән, документлар юкка чыгарга һәм аларны торгызу бик авыр, суд тәртибендә. Ә хокуклар теркәлгән булса, документларны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин. Бишенчедән, барыннан да ешрак гражданнар, салым түләмәс өчен, үз күчемсез милегенә хокукларны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итми. Әмма хәзерге вакытта муниципалитетлар күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә хокукларны теркәүдән читләшкән хокук ияләрен ачыклау буенча эш алып бара. Алар ачыкланганда, мәгълүмат Росреестрга тиешле белешмәләр кертү өчен җибәрелә. Мондый мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү хокукны дәүләт теркәвенә тигезләнми, әмма алга таба салым салу өчен нигез булачак. Хокук иясе ачыкланмаган очракта, җирле үзидарә органы мондый күчемсез милек объектына карата аны хуҗасыз дип тану процедурасын башларга, аннары муниципаль милеккә рәсмиләштерергә хокуклы. Шулай итеп, хокукларны теркәү - гражданнарның үз мәнфәгатьләрендә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International