Буа районы якташларына махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Районнан мобилизацияләнгән егетләргә 70тән артык төрдәге әйбер – бензопилалар, балталар, балаклавалар, макарон, тушенка, тиз әзерләнүче аш- боткалар, шоколад кәнфитләре, порошок һәм сабын, шулай ук шоколад кәнфитләр әзерләнде.
Шулай ук өч УАЗ, ВАЗ-2107 автомобилен, шәхси посылкалар илтәчәкләр .
Җибәрү алдыннан гуманитар ярдәм җыю пунктында район башлыгы Ранис Камартдинов булды. Ул Донецк юнәлешенә илтеләчәк өч УАЗның берсен шәхсән үзе сынады.
«Безнең егетләр тәмле Буа чәк-чәген дә, УАЗ машиналарын да алачак! Бүген мин аларны шәхсән сынап карадым: барысы да эшли! Озакламый егетләргә өйдән посылкалар барып ирешәчәк . Тагын бер кат Буа халкына бердәмлеге һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең белән горурланам, буалылар», - диде Ранис Камартдинов.
Җирле эшмәкәрләр, предприятиеләр коллективлары, район хакимияте, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр йөк партиясен формалаштырырга ярдәм итте. Шулай ук туганнары Космовский урамы, 31 нче йортта район Ветераннар советы базасында эшли торган штабка шәхси посылкалар китерә алалар. Йөкне Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм район активистлары озата бара.