Буалылар УАЗларны, тәм-томнарны һәм посылкаларны махсус операция зонасына илтеп җиткерделәр

2023 елның 5 феврале, якшәмбе

Буа районы Донецк юнәлешендә якташлар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен  илтеп җиткерде.

Өч УАЗ, ВАЗ-2107 автомобиле, азык-төлек, кием-салым, тәм-томнар һәм шәхси посылкалар - барлыгы 9 тонна йөк илттеләр. Әлеге хәбәр белән үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.

«Сугышчыларыбыз ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт җиткерәләр! Һәм тиздән җиңү белән кайтуларына  ышанып калалар», -  дип яза Буа районы башлыгы.

Йөк белән бергә хәрби хезмәткәрләргә шулай ук район балаларыннан хатлар һәм рәсемнәр дә барып иреште. Бу юлы мәктәп укучылары ясаган плакатлар үзенчәлекле бүләк булды.

«Беләсезме, очрашканда якташларыбыз иң беренче нинди сорау бирәләр? Ә балалардан хатлар һәм рәсемнәр?  Сугышчылар өйдән килгән һәр хәбәрне яратып укыйлар», -  дип сөйли Ранис Камартдинов. 

Исегезгә төшерәбез, элек буалылар  хәрби зонага  квадрокоптерлар һәм тепловизорлар, ашамлыклар , ике УАЗ машинасы җибәргәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International