"Россия студент отрядлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы физик затлары арасында социаль проектлау конкурсын үткәрә. Конкурс 2023 елның 25 гыйнварыннан 3 мартына кадәр уза.
Заявкалар rsort116@mail.ru почтасы аша 24 февральгә кадәр "Социаль проектлау конкурсы - 2023" темасы белән кабул ителә. Җаваплы зат: Исламгулова Дарья Илдар кызы, 8-843-231-82-27; 8-919-627-09-19.