Буада мохтаҗлар өчен туклану пункты ачылачак

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Буада «Кеше приюты» ярдәм пункты ачылуга әзерләнәләр. Монда мохтаҗларга бушлай кайнар ризык бирүне  оештырырга уйлыйлар. Павильонда хәйриячеләргә нинди ярдәм кирәклеген белү өчен район башлыгы Ранис Камартдинов булды.

«Кеше приюты» активистлар сүзләренчә, мөстәкыйль йөри алмаган кешеләр өчен азыкны илтеп бирәчәкләр, андый кешеләрне патронаж астына алачаклар.

«Павильон  К.Либкнехт урамында урнаштырылды. Бу шәһәрнең тарихи үзәге, һәм безнең өчен, буалылар өчен үзара ярдәм традицияләрен дә тарихи традиция дип әйтеп була. Район администрациясе дә проектны хуплаячак», - дип сөйләде Буа районы башлыгы.

«Хаҗилар» мәчете имамы Фәһим Сөләйманов сүзләренчә, мохтаҗларга кайнар ризыкны көнгә бер тапкыр 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр таратачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International