Өметсезлек, курку, авырту хисе туганда һәм киңәш сорарлык кеше янәшәдә булмаганда ярдәмгә 2010 елдан башлап бөтен Россия территориясендә эшләүче «Балалар ышаныч телефоны» белгечләре килә ала. «Ышаныч телефоны» белгечләре бушлай һәм аноним рәвештә психологик ярдәм күрсәтәләр. Мондый ярдәмнең асылы-балаларның һәм яшүсмерләрнең гаилә иминлеген, стресс һәм үз-үзенә кул салу хисләрен кисәтүгә, аларның хокукларын яклауга һәм гаиләне ныгытуга ярдәм итү. Белгечләр яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына кризис хәленнән чыгу өчен үз ресурсларын тупларга, тормышта үз максатларын табарга ярдәм итә.
Телефон номерын истә калдыру җиңел: 8-800-2000-122. Теләсә нинди стационар яки кәрәзле телефоннан шалтырату бушлай – бу балалар ышаныч телефоны эшенең беренче принцибы.