9 февральдә Росреестр күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» уздырачак

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак.

 Республика халкы үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

Шалтыратулар 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып, сез

- җир кишәрлекләренә, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә;

- милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатырга;

- «гараж» яки «дача амнистиясеннән» ничек файдаланырга;

- ни өчен элек барлыкка килгән хокукларны теркәргә,

- күчемсез милеккә хокукларны теркәгәндә нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк булуын;

-  күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга икәнлекне белә аласыз.

Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре ала ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International