Бөек рус опера җырчысы Ф.И. Шаляпинның туган көненә «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Ф.И. Шаляпин - рус опера сәнгате гение» темасына тематик чара үткәрде.
Чараның максаты: рус музыкаль мирасына уңай караш, классик музыкага мәхәббәт тәрбияләү; эстетик зәвык тәрбияләү.
Белгеч Ф.И. Шаляпинның тормыш тарихы һәм биографиясе белән таныштырды, аның иҗат юлы турында сөйләде. Чара презентация һәм видеоролик белән үрелеп барды, анда балалар Ф.И.Шаляпинның нинди булуын күреп, танылган рус басын тыңлый алдылар.
Балалар фикер алышуда актив катнаштылар һәм соңыннан эчтәлекле чыгыш өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.