Муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында мәгълүмат бирү тәртибе аңлатылды

2023 елның 10 феврале, җомга

Декларация кампаниясе кысаларында 2023 елның 8 февралендә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, шулай ук Буа муниципаль районында муниципаль учреждениеләрдә коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затлар өчен семинар узды. Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәис идарәсе вәкилләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү һәм 2023 елда (хисап елы өчен 2022) тиешле белешмә формасын тутыру тәртибе аңлатылды.

Семинарда лекторлар булып  салым хезмәте, Пенсия фонды вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Семинар барышында коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазифаи зат Гөлия Ибраһимова тыңлаучыларның игътибарын әлеге белешмәләрне формалаштыру һәм тапшыру тәртибе, аларны тутырганда җибәрелә торган типик хаталар, шулай ук "БК белешмәләре" махсуслаштырылган программа белән эшләү тәртибенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International