Гүзәлия Нургалиева "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023" исеме өчен көрәшә

2023 елның 10 феврале, җомга

Сәләтле балалар өчен лицей-интернат базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023» конкурсының зона этабы узды. Биредә муниципаль этапларда җиңгән Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары ярышты. Буа районы данын дәрәҗәле конкурста Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Гүзәлия Фәрит кызы яклады.

Укытучылар дәресләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге  башлыгы Гыйззәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы составындагы жюри бәяләде.

Конкурс барышында барлык катнашучылар үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен, методик белемнәрен, югары һөнәри осталыкларын, укытыла торган фән буенча тирән белемнәрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International