«Укыганда күз яшьләре чыкты»: хәрби зонада буалылар хатлар һәм посылкалар алдылар

2023 елның 10 феврале, җомга

Буа хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция уздыру зонасында посылкалар алдылар, аларга балалардан хатлар һәм рәсемнәр барып җитте. Барысы өчен дә кирәкле әйберләр белән индивидуаль комплект формалаштырылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналында кадрлар белән уртаклашты.

Бер сугышчы хатны ачып укый. Видеода ул район балалары аңа нинди рәсемнәр җибәргәннәрен күрсәтә.

«Посылкада мин үзем өчен йөрәгемә якын сүзләр таптым. Бик зур рәхмәт, балалар, мондый  теләкләрегез өчен. Бу хатлар безне бәхетле итә, өмет өсти. Укыганда күз яшьләрен тыеп булмый», - дип сөйли сугышчы видеода.

Хәрби хезмәткәрләр шулай ук туган җирләреннән посылкалар алгач, «балалар кебек шатланалар» диләр. Исегезгә төшерәбез, Буа районы зонага 9 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар ярдәм партиясен китерде, аңа шәхси посылкалар, өч  УАЗ автомобиле, җылы әйберләр һәм азык-төлек керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International