Буа районында район башлыгы Ранис Камартдиновның хезмәт коллективлары белән очрашулары башланды. Беренчеләрдән булып "Сетевая кампания" булды. Узган ел предприятие хезмәткәрләре бозлы яңгыр нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү буенча зур эш башкардылар.
«Очрашуны без юл-транспорт һәлакәтләре турында фильм караудан башладык. Вәзгыять безне бик борчый дип сөйләгән идем инде», - дип башлады үз чыгышын район башлыгы Ранис Камартдинов.
Мондый очрашулар сәламәтлек саклау өлкәсе, шулай ук социаль яклау идарәсе һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре белән узды. Алар да шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре турында фильм караудан башланды. Татарстан буенча ЮХИДИ тарафыннан әзерләнгән фильмнарны күрсәтү юл хәрәкәте иминлеге буенча узган район комиссиясе тәкъдимнәренең берсе булды. Узган ел Буа районы юлларында 9 кеше үлгән. Район башлыгы Ранис Камартдинов юллардагы аварияләрне кисәтүгә аерым игътибар бирергә чакырды. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләре турындагы фильмнар шулай ук автомәктәп курсантларының барысына да мәҗбүри рәвештә күрсәтелә. Районда авариялелекне киметү буенча күрелгән башка чаралар арасында юл билгеләрен тамгалау, яңарту буенча эшне көчәйтү, рейдларны көчәйтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фотоларын һәм видеофиксацияләүнең яңа камераларын кую эшләре дә бар.